ЖУРНАЛИ’СТИКА и. рус 1) Газета-журналларда, радио-телевидениедә әдәби-публицистик эшчәнлек. Татарның гаммәви мәгълүмат чаралары, сүз сәнгате, журналистика өлкәсендә эшләүче зыялыларыбызны барлаганда, мондый күренешкә дә тап булырга туры килә: кемнәрдер сыңар әсәре, уч төбе хәтле берәр язмасы басылып чыккач та, дөнья бетереп, шау-шу күтәрә, аерым илтифат даулый, ә кемнәрдер үзенә җиде кешелек норма йөкләп тир түксә дә эндәшми. Мәдәни җомга 2) җый. мәгъ. Барлык вакытлы матбугат. Бу мәкалә ул елларда татар журналистикасында зур резонанс тудырып, шау-шу куптарды. Мәдәни җомга |