ЖУРНАЛ и. фр. 1) Гадәттә ай саен чыгып бара торган, зур форматлы, бизәлеп эшләнгән кәгазь тышлы вакытлы басма. Самат журналлар актарып утырган арада, аның янына, поднос күтәреп, Миләүшә килеп чыкты. Г.Гыйльманов. Ә беркөнне кич Сөембикә әдәби журналдан «Күтәрелгән чирәм җир» әсәренең тәрҗемәсен укыды. М.Мәһдиев. Журналда басылып чыккан әсәрләрнең әдәби эшләнешләре төрлечә. Казан утлары 2) Төрле вакыйгаларны, көндәлек эшләрне һ.б.ш. теркәп, язып бару өчен эшләнгән зур форматлы калын дәфтәр. Менә звонок булды, ишек ачылды, аннан кулына класс журналы тоткан кадерле остазыбыз күренде. М.Мәһдиев. – Таныклыкларны теркәү журналы кайда икән? – дип сорады Данишев. З.Фәтхетдинов |