ЖУ’ЛИКЛЫК и. 1) Жулик булу. Бүгенге көнкүрештә чәчәк аткан караклык, жуликлык, кеше көчләү һәм үтерү, харам байлык туплауга омтылу кебек сыйфатлар комедиядә оста һәм үткен чагылдырыла. А.Әхмәдуллин 2) Алдакчылык, мәкерлелек. Алар эчәләр, кәеф-сафа табалар, жуликлык һәм аферистлык юллары белән төрле махинацияләр коралар, халыкны алдыйлар. Х.Хәйри |