ЖУ’ЛИК и. рус 1) Карак, бур, угры. Жуликлар шуның [идән астында канализациягә дип казылган траншея] буйлап эргә астына үрмәләгәннәр дә инде. З.Фәтхетдинов. Минзәлә базарында жуликлар кесәмнән акча белән бергә алдылар. Т.Гыйззәт

2) Алдакчы кеше; хәйләкәр, мут. Карт (ачуланып тора, йөри). Жулик түгел! Ул бит – поплыкка укып килгән кеше. Р.Мингалим. [Шәмәт:] Барысы да жулик алар. Эшләгәндә эшләтә, түләгәндә – тияр тиеннәреңне басып кала. Р.Ишморат

3) Тәртип бозучы, хулиган. Шунда... кайсыдыр бер жулигы бер әбинең артына килде дә аяк арасындагы чиләгенә тибеп җибәрде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә