ЖУЛА’У ф. 1) Очканда яки җил белән селкенгәндә, «ж-ж-ж»га охшаш аваз чыгару, «ж-ж-ж» итү, «ж-ж-ж» итеп тору (бөҗәкләр, агач яфраклары һ.б турында). --- яшел башлы кигәвеннәргә кадәр, дөньяга үзләре генә баш булган төсле горурланып, жулап, кәефләнеп, рәхәт-рәхәт очалар иде... Г.Рәхим 2) сөйл. к. жу итү (2 мәгъ.) 3) Бер үк сүзне сөйләп, кат-кат әйтеп ачу китерү, ялыктыру, эч пошыру Жулап алу Бераз, кыска гына жулау Жулап китү 1) Ниндидер сәбәптән соң, кинәт жуылдаган тавыш чыгарып оча башлау 2) Кинәт жу итү, куркыну. Әүвәл аның йөрәге жулап китте: менә, менә бакча җимерелер дә, мескен хәзрәт сытылып үләр төсле иде. Ф.Әмирхан Жулап кую Кыска гына кинәт жулау. Вахтада утырганда, ишектән зифа буйлы таза берәр егет күренсә, ул түгелме икән дип, йөрәге жулап куйды, бүлмәсенә ишек тукылдатсалар, сөйгәненең куенына ташланырдай булып йөгереп барып келәне ычкындырды ---. М.Кәбиров Жулап тору Бертуктаусыз жулау. Әйтерсең башыма ис тигән, берөзлексез гел жулап тора. Г.Бәширов |