ЖОНГЛЁРЛЫК и. 1) Жонглёр һөнәре яки сәнгате. Бармакларына дүрт-биш гармун кия, уйнау гына түгел, жонглёрлык та итә белә иде ул [Фәйзулла Туишев]. М.Гали 2) күч. Берәр нәрсә (сүзләр, фактлар һ.б.) белән оста һәм үзе теләгәнчә куллану күренеше. Яшь педагог «система», «концепция» һәм башка шуның ише сүзләр белән жонглёрлык итә башлагач, Ильяс тәрәзәгә таба ук борылып утырды. К.Кәримов. Сәяси жонглёрлык |