ЖОНГЛЁР и. фр. 1) Берничә предметны берьюлы өскә ыргытып, аларны бер тотып, бер очыртып, күнегүләр күрсәтүче цирк артисты. Аның башы жонглёр таягы очында әйләнеп торган шар шикелле әйләнә иде. Ш.Камал. Хезмәтчеләр ашамлык өелгән подносларны, жонглёр осталыгы белән тотып, җәлт иткәнче, тиешле бүлмәгә илтеп тапшыралар. А.Расих

2) күч. Сүзләр, фактлар һ.б. белән оста һәм үзе теләгәнчә файдаланучы кеше. Сүз-төшенчәләр белән шагыйрь, оста жонглёр кебек, виртуозларча җиңел эш итә. Н.Юзиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә