ЖИРӘБӘ и. рус 1) Берәр мәсьәләне хәл итү яки нәрсәнең дә булса кем өлешенә чыгасын белү өчен, билгеле кешеләр арасында уйнатылган уен (гадәттә, бер төрле предметлар арасыннан тамгаланганын тартып чыгарган яки бау (таяк) тотып, кулы өстә калган кеше җиңүче булып санала); шобага. Чатыр корыр урын сайлап, байтак йөрделәр... Ахыр чиктә жирәбә белән хәл иттеләр. С.Сөләйманова

2) сөйл. Дини карашлар буенча, Алла тарафыннан һәр кешегә алдан билгеләнеп куелган күрәчәк, язмыш, тәкъдир. Без тартасы йөкне беркем тартмас. Безнең өлеш – безнең жирәбә. Р.Рәхимов

Жирәбә салу Берәр нәрсәне жирәбә (1 мәгъ.) белән хәл итү. Бабаларыбыз йоласын тотып, Чияле тауда Гали белән Булат оныкларыма жирәбә салдыр. М.Хәбибуллин. Жирәбә тарту к. жирәбә салу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә