ЖИРАФ и. фр. < гар. зоол. Партояклылар отрядыннан, гадәтидән күпкә озын муенлы, озын аяклы, ала-кола төстәге кыска гәүдәле имезүче хайван. Бер дә уен Түгел бу, Уен-муен Түгел бу: Жираф муенын Кем юа, Җитә ала Кем моңа? Ш.Галиев. Жирафлар төркем-төркем булып яшиләр. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә