ЖИЛЕТ и. фр. 1) Ир-атларның гадәттә пиджак астыннан кия торган җиңсез, якасыз кыска киеме. Ашыгып, укучылар жилетларының күкрәк кесәләрен карыйлар да малайга көмеш акча сузалар. А.Алиш. Төсле атлас жилет кигән ике таза ир музыка уйный. М.Мәһдиев

2) Хатын-кызларның күлмәк, блузка һ.б. өстеннән кия торган төрле озынлыктагы җиңсез киеме

3) Су яки һава транспортында яисә утлы корал куркынычы янаганда киелә торган җиңсез, эченә һава тутырылган яки пуля үткәрми торган пластинка куелган саклагыч өс киеме. Әлбәттә, гадәти чыгышлар вакытында күлмәк эченнән пуля үткәрми торган жилет киюне бу юлы кирәк санамый. Ә.Рәшит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә