ЖЕТОН и. фр. 1) Берәр оешма яки җәмгыятьнең әгъзасы булуны күрсәтеп торган металл значок. Инспекторның күкрәгендә «ГАИ» дип язылган тимер билгесе, жетоны булмаса, документын күрсәтүне сорагыз. Т.Галиуллин 2) Берәр вакыйга истәлеге итеп яки ярышта җиңүчегә бирелә торган металл значок. Өчесенә дә көмешчедән монограмма яздырып, алтынланган жетон бүләк итәргә булдык. Казан утлары 3) Берәр нәрсәгә хокук бирә торган (мәс., кассадан – акча, кибеттән ашамлыклар алу, автоматтан шалтырату һ.б.) тамгалы яки цифрлы пластмасс яисә калай кисәге. Муса, өстәлгә юып өелгән табак-савыт арасыннан бер тирәнрәк алюмин тәлинкә алды да, жетоннарын салып, кухня тәрәзәсеннән эчкә сузды. Ш.Маннур. --- парк администрациясе һәр җиңүчегә бию мәйданчыгына сезон беткәнче бушлай кереп йөрү хокукы бирә торган жетон тапшыра. Р.Мирхәйдәров |