ЖЕСТ и. фр. кит. 1) Хис-тойгы һәм фикерләрне белдерү өчен ясалган кул яки тән хәрәкәтләре; ым, ишарә. Тукта, грек [нотык сөйләгәндә], кирәкмәс жестлар ясамас өчен, кулларына таш бәйләп кесәсенә тыккан бит, ә Хәлим, давылдагы җил тегермәне сыман, кулларын бутый. И.Гази 2) күч. Нинди дә булса ният белән кылынган гамәл; максатка ирешү өчен ясалган адым, эш-хәрәкәт. [Акбирдин:] Уйлашыйк әле, Габдулла әфәнде, «Йолдыз» газетасы һәм «Мәгариф» журналы өчен түгел, милләт өчен, бигрәк тә аның ярлылары өчен патшага бер дипломатик жест ясасак? Р.Ишморат. Бары күрәбез: кемнәрнедер урам чыгышлары белән сүгәләр, кемнәрнедер «үтерү», кемнәрнедер «тергезү» турында томанлы жестлар күрсәтәләр. Ф.Бурнаш |