ЖЕНЬШЕНЬ и. кыт. бот. Аралиячәләр семьялыгыннан, Ерак Көнчыгышта үсә һәм тамырыннан дару ясала торган, үзәк тамырлы, туры озын сабаклы күпьеллык үләнчел үсемлек; тереклек тамыры (медицинада кулланыла). Женьшень тамырыннан төнәтмә ясаган иде Оксанам. Ә.Гадел. Женьшень Ерак Көнчыгышта күләгәле катнаш урманнарда үсә. Биология |