ЖЕЗЛ и. рус 1) Берәр дәрәҗәгә, хакимлеккә һ.б.ш. ия булу билгесен белдерә торган махсус таяк. Фельдмаршал жезлы 2) Юл тәртибе саклаучының транспорт һәм җәяүлеләрнең хәрәкәт итү юнәлешләрен күрсәтү өчен кулланылган кыска таягы. Юллар кисешкән урында басып торган милиционер, хәрәкәт сулга дәвам итә дип, жезлы белән ишарә ясады. С.Баттал 3) т.-юл Бер колеялы тимер юлда машинистка юлын дәвам итү хокукы бирә торган тимер таяк. Вокзал бинасы алдыннан үтешли машинист белән дежурный, сузылып кына, жезлларын алмашалар. Ә.Еники 4) т.-юл Тимер юлда поездларның йөрешен тәртипкә салу өчен хезмәт итә торган автомат приборның металл таягы |