ЖГУТ и. рус 1) Каеш, тукыма, салам һ.б.ш. әйберләрдән каты итеп үрелгән яки ишелгән бер тотамлык бау. Караңгылык эчендә барлык яклардан уралып буталган жгутлар эленеп торалар. В.Исламетдин

2) мед. Кан китүне вакытлыча туктату өчен, кул яки аякны кысып бәйли торган сузылмалы резин көпшә. Сынган аякка жгут салу

3) зоол., биол. Иң гади төзелешле организмнарның нечкә җепселсыман хәрәкәт итү әгъзасы; төкчә. Күп кенә бактерияләр махсус хәрәкәт органоидлары – жгутлар ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Гомуми биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә