ЖӘЛЛӘ’Ү ф. сөйл. 1) Берәр кемгә теләктәшлек күрсәтү, кемне яки нәрсәне дә булса кызгану. Ул да жәл инде дә... Тик мин аны ул тикле жәлләй генә алмаем. Булмай! Г.Бәширов. – Ник елыйсың, кызым? – Сине жәлләп, әти. Ә.Гаффар. Бердән, аны жәлләү тойгысы уянса, икенчедән, эш сөючән медицина хезмәткәре табылуга сөенеп туя алмады [доктор]. Р.Кәрами 2) Берәр нәрсәне «әрәм» дип санау. Бер тимер кисәген жәлләп, ничә сәгать поездлар хәрәкәтен тоткарлыйкмы? Ф.Абдуллин 3) Бик саклап тоту, бик сак сарыф итү. Гөлгенә кинәт уйчанланды, бу халәтен Нәҗипкә сиздерәсе килмәде, юри наян, ясалма тавыш белән: «Мунчаң эссе булсын, утыныңны жәлләмә!» – диде. А.Гыйләҗев Жәлләп алу Кинәт, кыска вакыт эчендә, бераз жәлләү хисе кичерү Жәлләп йөрү Күптәннән, әллә кайчаннан жәлләү Жәлләп килү Электән үк жәлләү Жәлләп кую Кинәттән, аз гына вакытка жәлләү хисе уяну. «Ах-ма!» – диде, мине жәлләп куйды, яныма ук килеп утырды. Ш.Маннур. [Йосыф абый:] Сине дә жәлләп куйдым. В.Нуруллин Жәлләп тору 1) Гел, һәрвакыт жәлләү. Моның хәтле асыл затка акча жәлләп торырга, мине әллә карун дип беләсеңме? З.Зәйнуллин 2) Әле, хәзер, сөйләү моментында жәлләү. Официант кыз аны читтән генә күзәтеп, жәлләп торды. М.Ибраһимов Жәлли төшү Жәлләү хисе бераз көчәю |