ЖӘЛ рәв. рус сөйл. 1. Кызганыч, аянычлы. Кара көннәр аның --- маңгаена тирән эзләр салган, аркасын бөккән, күзләрендә нурны сүндергән иде. Бу вакыт ул миңа әйтеп бетергә алмаслык жәл тоелды. С.Җәләл

2. хәб. функ. 1) Кызгану, аяу хисе тудыру турында. Тик бабай гына жәл, ялгыз кала. Г.Бәширов. Ләкин аларны монда калдырып булмый, жәл. З.Хөснияр. [Ябалак] Икенче куыш эзләр иде, монысы кызганыч, куыш янында кагаеп утырса, үзе жәл. Н.Сладков

2) Нәрсәне дә булса югалту алдыннан яки югалткач барлыкка килгән хис-тойгылар турында. Акча жәл түгел. Торгызып куегыз шул манараны. Р.Вәлиев. Әни, әйдә болай итик: кара җиргә тиенәбез, нүжәли үләрбез? Бергә булыйк, алып кайтыйк энекәшләрне. Бик жәл бит... М.Мәһдиев

3. кер. сүз мәгъ. Кызганыч, кызганычка. Жәл, сыйлары шәп, тәм-томнары бик күп иде. Н.Акмалов. Жәл, бер күрүдә күңелгә кереп урнашкан иде!.. З.Фәйзуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә