ЖАРГОН и. фр. 1. 1) Күп санда, гадәттә, ясалма яки шартлы сүзләр һәм тәгъбирләрдән гыйбарәт нинди дә булса социаль яки профессиональ төркемнең сөйләме. Алар сәүдә жаргонын күп телләрдә беләләр. М.Мәһдиев. Алар миңа аңлашылып бетмәгән жаргонда әңгәмә алып баралар иде. М.Юныс 2) Шушы төркемнәр телендә генә кулланыла торган сүзләр, арго. ХХ гасырның азакларыннан алып халык телендә жаргон сүзләренең активлашып китүе --- күзәтелә башлады. И туган тел 2. с. мәгъ. Билгеле бер төркем теленә генә хас булган, шул төркем кулланган. Синонимнарны барлыкка китерүдә жаргон сүзләр дә катнаша. Ф.Сафиуллина |