ЖАНР и. фр. 1) Нинди дә булса әдәбият яки сәнгать әсәренең сюжет, төзелеш үзенчәлекләре һәм стилистик билгеләре белән аерылып торган тибы; шул типның аерым төркемчәләре. Риваятьләр, легендалар һ.б. фольклор жанрларын этнокультур процесслар мәсьәләләрен хәл итәргә тарту бик уңышлы булып чыкты. Г.Дәүләтшин. Дистәләрчә шигырь язучы авторларның бик сирәге генә җыр жанрында уңышлы эшли. Т.Галиуллин. Әдәбияттагы һәр яңалыкны, барлыкка килгән һәр тенденцияне йә булмаса юкка чыккан, төсен югалта башлаган һәр хасиятне тәнкыйть жанры күрә. Ф.Галимуллин

2) сәнг. Сәнгать төре. [Айрат Арсланов] Нәфис сүз осталары, дөресрәге, сөйләү жанрында эшләүчеләр өчен драматик театр – әйләнеп узылмаска тиешле зур бер мәктәп, дип карый. Р.Заһидуллина

3) Рәсем сәнгатенең көндәлек тормыш-көнкүреш күренешләрен тасвирлый торган төре; шундый эчтәлеккә нигезләнеп ясалган аерым бер рәсем. Пейзаж һәм жанр

4) иск. Әдәбиятта халыкка хас көндәлек тормыш күренешләре. Әгәр дә «Татар хатыны ниләр күрми»нең өченче басмасын укып карасак, анда да жанр күренешләренең тулы һәм киң итеп бирелгәнен күрербез. Г.Нигъмәти. Шундый ук жанр сурәтләренең башка төрләрен тулы рәвештә әсәрнең XVIII дән башлап ХХХIV кә хәтле булган башларында, Байтүрә җеназасын язган җирләрдә, шулай ук Сарсымбай йортының башка җәйләүгә күчү күренешләрен биргән урыннарда очратабыз. Г.Нигъмәти



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә