ЖАНДА’РМЛЫК и. тар. Жандармнарга хас күренеш, сыйфат. Коридорда «Марсельёза» җырлауга каршы бәйләнеп йөрү сез [мөгаллимнең] эше түгел, бу – жандармлык. Г.Ибраһимов. Бу фикер хәзерге көндә көчле дәүләтләрнең көчсез илләрнең эчке эшләренә оятсыз рәвештә тыкшынуына да, бу жандармлык вазифасын «демократия урнаштыру» дип аңлатырга тырышуына да карый. Җ.Дәрзаман |