ЖАНДАРМЕ’РИЯ и. фр. 1) тар. 1917 елга кадәр Россиядә һәм кайбер илләрдә революцион хәрәкәткә каршы көрәш алып бару, революционерларны эзәрлекләү өчен оештырылган полиция гаскәре. Ул шунда ук округ командующиен, полицмейстерны, жандармерия башлыгын һәм казачий полк командиры Дашковны чакыртты. К.Нәҗми. Киресенчә, аның артыннан жандармерия тарафыннан яшерен күзәтү куелганлыгын исбатлап торган документлар күрдем мин анда. А.Расих 2) Шул гаскәр оешмасы урнашкан бина. Мәдрәсәдән алынган нәрсәләр, алты-җиде йөккә төялеп, жандармерия йортына озатылды. Г.Ибраһимов. Жандармерия идарәсенең ахмаклары (ирония белән) аны Казаннан кырык чакрымга сөргенгә сөрәләр. Ә.Гаффар 3) Франция һәм Төркия илләрендә кораллы гаскәрнең бер өлеше |