ЖАНДАРМ и. фр. 1) Жандармериядә хезмәт итүче кеше. Безнең арттан ук озакламый жандарм килеп керде. Ш.Камал. Жандармнан койма аша сикереп качтым. А.Әхмәт 2) күч. сөйл. Башка кеше яки кешеләрне ирексезләп, аларның омтылышын, теләген басып торган залим кеше, деспот, тиран. Гомер буе кемдер корбан булды, Көчлерәге булды жандарм! Н.Әхмәдиев. Тәрбия эшендә жандарм алымнары кулланучылар да җитәрлек. Г.Афзал |