ЖАЛЮЗИ и. фр. Яктылык һәм һава агымы үтеп керә торган итеп көйләнгән рәшәткәле тәрәзә капкачы. Куышлыкның эченә өч секция жалюзилар куелган. Терлекче-механизатор белешмәсе

2) Туры төшкән кояш нурларыннан саклый һәм һава агымы үтеп керерлек итеп көйләнгән вертикаль яки горизонталь металл, пластмасс һ.б. шундый каты тар һәм күп пластинкаларны яки штораларны төрле якка бөтерелә ала торган итеп шнурлар белән тоташтырган тәрәзә пәрдәсе. Исеме дә, җисеме дә – Чит илдән килгән бар да. Ник кирәк миңа жалюзи, Татарда пәрдә барда. И.Юзеев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә