ЖА’ЛОБА и. рус сөйл. Берәр кеше яки оешманың ялгыш, законсыз, начар эшләрен яки гаебен күрсәтеп язган рәсми гариза; шикаять, шикаять язуы (кәгазе). Сельсовет председателе: «Сәгыйдулла абзый, сезнең өстән жалоба килде бит әле», – ди. Р.Вәлиев. Башта ук шунысын әйтеп куям: моңарчы аның өстеннән безгә бернинди жалоба-фәлән кергәне булмады. Ә.Фазылҗанов. Берсен-берсе сытып, берсе өстеннән берсе өлкә комитетына жалоба язып... Мин язучыларны гел әсәр генә язалар дип уйлый идем, аларның кайберсе, баксаң, жалоба һәм анонимкалар да яза икән. М.Мәһдиев |