ЖАКТ и. рус иск. СССРда 1937 елга кадәр җирле совет карамагындагы торак йортларны арендалау һәм үзенең пайчыларына шуннан билгеле бер хакка вакытлыча файдалануга торак мәйданы биреп тору белән шөгыльләнгән кооператив берләшмә. Гомеремдә бер тапкыр жакт собраниесендә сөйләргә булып сүз алган идем, әллә ниләр бутап бетердем. Т.Гыйззәт. Инде жакт председателе якын дусың булып, алай-болай фатирга эләгә алсаң, асрау тотма. К.Тинчурин |