ЖАКЕТ и. фр. 1) Хатын-кызларның пальтодан кыскарак һәм җиңелрәк итеп тегелгән өс киеме. Ул, шулай ук кычкырып көлә-көлә, өстенә плюш жакетын киде. М.Хәсәнов. Ялтырап торган кара плюш жакет һәм эре кызыл чәчәк төшерелгән кәшимир шәл кызның гәүдәсен бер дә бозмаган, киресенчә, аның сыгылмалы билен тагы да ымсындыргычрак итеп яшергән. Ә.Дусайлы 2) Хатын-кыз яки ир-атларның бәйләнгән кыска өс киеме, кофта. Каты дуылдап, Әлфинур килеп керә дә кулындагы жакетын почмакка ыргыта. Р.Ишморат. Миңнурыйның иңбашындагы кыска жакеты җиргә төште. Г.Әпсәләмов 3) Бер генә якка төймәләнә торган кыска сюртук. Ак күлмәк өстеннән киелгән шакмаклы жакет егетләрне тагын да күркәмрәк итә. К.Закирова |