ЕШЫНУ ф. 1) диал. к. елышу (5 мәгъ.). Тирә-якка карана-карана, без шушы өй янына барып җиттек тә арт як стенасына ешындык. Ф.Кәрим

2) Берәр кем яки нәрсә икенче бер нәрсәгә тиеп, кагылып үтү; ышкыну. Юл ягына чыгыбрак торган, бүрәнә башларына арба тәгәрмәчләре ышкылып киткән, сыерлар, сарыклар ешынып, төкләр, йоннар эләгеп калган амбар почмагы иде бу. Н.Фәттах

Ешынып алу Бик тиз арада ешыну

Ешынып йөрү Озак вакыт ешыну. Хәер, Талиясеннән аерылгач, янган йөрәген басу өчен, ул үзе, кәҗә тәкәсе кебек, койма тирәсендә ешынып йөрде. Н.Фәттах

Ешынып китү Кинәт, көтмәгәндә ешына башлау

Ешынып тору Һаман, гел ешыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә