ЕШЛЫКЛЫ с. Билгеле ешлыкта булган. Ультратавыш ысулын кулланганда, югары ешлыклы электр импульслары тудыра торган электрон генератор алына, аның импульслары махсус нурландыргычта механик ультратавыш дулкыннарына әверелә. Төзү материаллары. Электрон парамагнитик резонансын күзәтү өчен, үтә югары ешлыклы 103÷104 МГц диапазонындагы электромагнитик дулкыннар кулланыла. Фән һәм тел. Бигрәк тә түбән ешлыклы музыка – хип-хоп, рок, хард-рок, электрон музыка – тыңлаучыларны күңел төшенкелегенә китерергә мөмкин. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә