ЕШЛЫК и. 1) Нәрсәләрнең дә булса бер тирәгә күп һәм бер-берсенә бик якын, тыгыз торуы, урнашуы. Күплекләре һәм ешлыклары белән шаулап утырган --- биек вышкалар арасында «Челекон» тавы, горурланып, күкрәген калкыткан. Р.Ильяс 2) Нәрсәнең дә булса еш кабатлану дәрәҗәсе 3) махс. Билгеле бер вакыт эчендәге хәрәкәтнең, тирбәнешнең саны, зурлыгы. Тояк тавышлары йөзләрчә думбакка бәргән ешлык белән тар урамнарда, тыкрыкларда бәргәләнде. Ф.Латыйфи. Ул да, Марат шикелле үк, нурланыш ешлыгының җан ияләренә, терек һәм терек булмаган табигатькә тәэсирен өйрәнә. Ф.Латыйфи, Р.Якуш. Оркестр, «Каз канаты» көен уйнап, күңелләрдәге очынуларны баса төште, аннан «Ком бураны» көе уйналып, йөрәкләр тибешен шушы кичәгә кирәк кадәренчә ешлыкка җиткерде. Ф.Сафин 4) физ. Дулкын. Кайвакыт бу бөҗәкләр, ялгышып, электростанция янына күпләп очалар, чөнки генераторның гүләве ана озынборынның канаты тибрәнү ешлыгына туры килә икән. Кызыклар дөньясында. Пыяла көпшәнең икенче башына динамик урнаштырып, аңа тавыш генераторыннан билгеле бер ешлыктагы тавыш сигналы бирәләр. Физикадан мәсьәләләр җыентыгы. Аналог форматында исә һәр каналга аерым ешлык кирәк. Ватаным Татарстан 5) Урманда, әрәмәдә агачларның куе булып, ботаклары бер-берсенә аралашып үскән урын; куаклык, чытырманлык. Кәүсә һәм ябалдашлар ешлыгында югалып тора да, утлы шар сыман яңадан каршыма тәгәрәп чыга. Р.Низамиев. [Зиннәт] Иярендә җай гына калкына биреп, юан усаклар ешлыгын узды. Ш.Шәйдуллин. Аның шофёрлар янына куе ешлыктан парлашып чыгасы килмәгәнен аңлады Давыт. М.Маликова |