ЕШЛА’У ф. сөйл. 1) к. ешайту (1, 2 мәгъ.)

2) Кая да булса яки кемдер янына еш барып йөрү. – Кая йөгерәсең, Гөлйөзем? Болай чибәрләнеп... Ешладың әле... Ф.Латыйфи. Шул көннән башлап, Әхсән бу йортка ешлады. Н.Акмалов

3) Тизләтү, кызулату. Хәрби тормышка өйрәнгән күндәм малкай хуҗасыннан бер адым да калышмый барды. Хуҗасы ешласа, ул да тизләде, йөгерсә, ул да юыртты. Ш.Шәйдуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә