ЕШЛАТУ ф. сөйл. к. ешайту (3, 4 мәгъ.). Янгураз фрау Софи белән аралашуны ешлатырга ниятләсә дә, яңадан-яңа мәшәкатьләр моңа ирек бирмәде. Т.Әйди Ешлата бару к. ешайта бару. Поезд кызулый. Вагон тәгәрмәчләре рельс ялгаулары өстеннән тигез тавыш белән сугып үтүләрен ешлата баралар. Ә.Еники Ешлата башлау к. ешайта башлау. Хәләл җефете белән булган фаҗигадән соң, морза бу урыслар урнашкан авылга йөрүен ешлата башлады. Т.Нәбиуллин |