ЕШАЮ ф. 1) Нәрсәнең дә булса кабатлану ешлыгы арту. [Акмалның] йөрәге кабат-кабат кысылып килде, сулыш алуларына хәтле ешайды. Г.Ахунов

2) Еш булу, еш кабатлану. Җил ерак офык артларыннан салкын болытларны куып китерде, яңгырлар ешайды. Р.Низамиев. Колхоз идарәсе «хуҗасыз» калгач, бу хәл аеруча ешайды. М.Хәсәнов. Берлинны бомбага тотулар ешайды. Т.Әйди. Канлы бәрелешләр ешая, берсендә магулларның гаскәрбашы Кечек бәк әсирлеккә дә төшә. С.Шәмси

3) Күбрәк очрау, ишәю, күләме яки саны ягыннан арту. Агачлар ешайды, каршымнан, күгелҗем яшькелт ташкын булып, урман шуыша. Р.Низамиев. Зиратларны ныграк карый башладылар, зиратларда озак гомергә исәпләнгән чардуганнар, мәрмәр ташлар ешайды, авыл арасы юл тирәләренә агач утырталар... А.Гыйләҗев

4) Нәрсәнең дә булса көче арту, эш-хәрәкәт, процесс интенсивлашу. Шуннан бирле авырулары ешайды, хәлсезләнә барды. Ф.Әхмәтова

Ешаеп алу Бераз, аз гына вакытка ешаю. Җил көчәеп киткәндә генә ешаеп ала да һаман шул бертөрле көйгә тәрәз пыяласын кага тамчы. Н.Нотфуллина

Ешаеп бару к. ешая бару. Ил-җирне басып алып, яуланган халыкны үз диненә көчләп керткән яулаучылар ешаеп бара. М.Хәбибуллин

Ешаеп бетү Бик нык, тәмам ешаю

Ешаеп калу Нинди дә булса эш-хәрәкәттән соң ешаю

Ешаеп китү Ниндидер сәбәптән соң кинәт ешлыгы арту. Спорт киеме – чалбар, майка – [Аняның] сыгылмалы, альпинистларча көчле буеның зифалыгын яшерми генә түгел, киресенчә, көчәйтебрәк күрсәтә, һәм бу хәлдән Матушкинның пульсы бермә-бер ешаеп китте. Ә.Мушинский. Йомшак әсәрне мактау белән мавыгу яисә уңышлы әсәрне күрмәмешкә салышу очраклары да ешаеп китте. Ә.Закирҗанов

Ешаеп тору Ешайган хәлдә булу, соңгы вакытта әледән-әле кабатлану. Ешаеп торсын иде шундый матур манзаралар, күңелдән агылган теләкләр. Б.Рәхимова

Ешая бару Эзлекле рәвештә ешаю; ешайганнан ешаю. Көзге яңгырлар башланганчы эшне төгәлләү өчен, сменадан соң калулар ешая барды. Р.Вәлиев. Менә шул кичтән безнең Маһирә белән очрашулар ешая барды. Г.Галиева

Ешая башлау Ешаерга тотыну, ешрак була башлау

Ешая төшү 1) Тагы да ешаю, ешрак кабатлану. Бозауларын имезүдән аергач, бу хәл тагы да ешая төште. М.Хәсәнов

2) Көче арту, куәтләнү, интенсивлашу. Яңгыр --- ешая төште. М.Шабай



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә