ЕШАЙТУ ф. 1) Берсен икенчесенең янына утырту; тыгыз, куе итү; араларын бик якын калдыру, янәшә урнаштыру

2) Эш-хәрәкәтнең темпын арттыру, тизләтү, кызулату. Авыл башындагы йортлар күренгәч, [айгыр] адымнарын ешайта, озакламыйча юыртып китә. К.Миңлебаев. Нәҗип адымнарын ешайтты. Казан утлары

3) Нинди дә булса эш-хәрәкәтне вакыт үткән саен кабатлап тору. Алар очрашуларны ешайттылар, ләкин Люба Олегка дусларча мөнәсәбәт чикләрен атлап чыгарга ирек бирмәде. Ф.Әгъзамов

Ешайта бару Эзлекле рәвештә ешайту, торган саен ешайту. Уртавыл волостена аклар әлегә тоташ һөҗүм итеп килеп җитмәсәләр дә, аерым группалары белән халыкны талауларын көннән-көн ешайта баралар иде. В.Нуруллин

Ешайта башлау Ешайтырга тотыну. Таң алдыннан австриецлар мылтык, пулемёттан атуларын, траншей туптан, бомбомёттан атуларын ешайта башладылар. А.Таһиров

Ешайта төшү Тагы да бераз ешайту. Газизләренең исән-сау җиңеп кайтуларын теләргә кирәксенеп, Хәдичә түти намазны ешайта төште. Г.Бәширов

Ешайтып алу Берара, кыска вакытлы ешайту

Ешайтып бетерү Бик нык, кирәгеннән артык ешайту

Ешайтып килү Электән үк, эзлекле рәвештә, системалы ешайту

Ешайтып тору Әле, хәзергә, вакытлыча ешайту



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә