ЕШ I рәв. 1) Бер-беренә бик якын итеп; куе; киресе: сирәк. Күршеңне дус тот, читәнеңне еш тот. Мәкаль 2) Бер-берсенә бик якын, орынып, тыгыз; киресе: иркен. Рәттән аслы-өсле, еш итеп тактадан тезелгән сәке сыман урыннар --- башта Гарифка бик күңелсез булып күренде. М.Гафури 3) Чагыштырмача аз вакыт эчендә бер-бер артлы (бердәй хәрәкәт, тавыш, күренеш һ.б. кабатлау турында). [Җәүдәт абый] Тәмәкесен еш-еш суыра башлый. М.Галиев. Әле булса хәтерендә: күктәге айдай чибәр кыз, озын керфекләрен еш-еш каккалап, каршына килеп баскач, Кубратның аяк астындагы җир чайкалып киткән кебек булган иде. М.Хәбибуллин. Ләкин еш-еш туктый, хәрәкәтләре әкренәя, күрәсең, яраланган. Г.Әпсәләмов 4) Әледән-әле, гел, даими рәвештә (билгеле бер эш-хәрәкәтнең торган саен кабатлануы турында). Еш булмаса да, балаларым белән бергә су керергә барам, урманга чыгам. Г.Кутуй. Түбә башына гына түгел, җәйләрен миләш очына да еш үрмәли иде малай. Р.Низамиев 4) Кына/кенә кисәкчәсе белән «күп вакытта», «күп очракта» дигән мәгънәне белдерә. Бу охшаш күренешләрне игътибар белән өйрәнү еш кына археологик материалларны язма чыганаклар белән тоташтырырга мөмкинлек бирә. Г.Дәүләтшин. Еш кына йөрәк, кан тамырлары яки нервлар бирешә. Ф.Әгъзамов. Тышкы кыяфәт еш кына алдый, бутый. А.Гыйләҗев |