ЕФӘ’КТӘЙ с. 1) Ефәк кебек, ефәк сыман нәфис, йомшак. Ану – алмачуар, озын торыклы, нәзек озын муенлы, тездән түбән дүрт аягына да кара «оеклар» кигән, ялы ефәктәй, койрыгы арыш көлтәседәй. Г.Госман. Бүген юына торган су күбектәй йомшак, сөлге ефәктәй назлы, бүген дөнья матур, бүген... Х.Ширмән 2) күч. Нәфис, йомшак. Татар җырында – Бөек диварлар белән чикләнгән Күк асты иле – борынгы кытай халыкларына күчкән ефәктәй нәфис көй борылмалары бар! М.Галиев. Татар һәм башкорт халык көйләрен, композиторларыбыз җырларын үзенә генә хас бер җанны иркәли торган җылылык белән, йөрәкләрне эретерлек сары май кебек йомшак, табигый ефәктәй нәфис тавышы белән башкарып, Фәридә Кудашева халыкның чиксез зур мәхәббәтен казанды. Шәһри Казан |