ЕФӘК и. 1. 1) Ефәк кузысыннан сүтеп алынган җеп. [Сәрвәр:] Ефәкләрем төшми тамбур булып Сөйгәнемә дигән сөлгегә. К.Тинчурин 2) Шундый җепләрдән, шулай ук ясалма, синтетик сүстән эшләнгән тукыма. Ефәк – асыл мал! Мондый товар белән хан сараена да, Казаннан көнбатыштагы башка мәмләкәтләргә дә үтеп кереп була. Ф.Латыйфи 2. с. мәгъ. Шундый җепләрдән бәйләнгән, үрелгән; шундый тукымадан эшләнгән, тегелгән. Диварлар белән бер иш ефәк чаршаулар корылган ян-як ишекләр ачылып китте. Ф.Латыйфи. Нәкъ урта бер җиреннән ефәк тасма белән буып бәйләнгән ап-ак юрган эчендә бала түгел, әйтерсең тыгызлап тутырылган мамык кына иде. Ә.Фазылҗанов. Бу ефәк күлмәкне Зәнфирә инде атнадан артык кия. Ф.Садриев 2) күч. Йомшаклыгы, нәфислеге, елтыравы белән шундый җепләрне, тукымаларны хәтерләткән. Гүя ул ефәк кылганнар йөгерешкән даласына, авыр чулпыларын чыңлатып йөргән кыз чакларына кайткандай була. Ә.Еники ◊ Ефәккә төрелгән Уңайлы шартларда гына, мул, тук тормышта яшәгән (үскән). Килер бер көн, аның ефәккә төрелгән баласы зур кеше булып өлгереп җитәр, иң юк дигәндә, ахыр чиктә, атасы эшенең дәвамчысы булыр. З.Хөснияр. Ефәктә генә йөртү Кадерләп, саклап, матурдан-матур, затлы киемнәр кидертеп кенә яшәтү. Мин сине шундый кадерләрмен, ефәктә генә йөртермен үзеңне. Г.Кутуй. Ефәктәй булды Кемнең дә булса мөнәсәбәте уңай якка үзгәрү, кырыслыгы йомшару; берсүзсез ризалашу. Дуңгызны ресторанга алып кереп, нык кына авызын майлаган идем, кая хәзер миңа аяк чалып йөрү! Ефәктәй булды! Н.Исәнбәт. Ефәктән төренгән к. ефәккә төрелгән. Бөтен җире җитешкән, кияве, кыр кәҗәсе кебек, тирәсендә сикергәләп йөри, үзе тоташ ефәктән төренгән, бер кулы – балда, икенчесе майда булачак. Ф.Хөсни. Ефәк юлы бор. Монгол яуларына кадәр сәүдәгәрләрнең Кытайдан көнбатышка кәрван белән ефәк ташу юллары; аларның берсе Иран аша Византиягә, икенчесе төньяктан Болгар аша Көнбатыш Европа, Скандинавия илләренә сузылган булган. Ике ара сибелгән, чәчелгән нигъмәтләре белән Кытайдан Урта Азиягә сузылган атаклы ефәк юлын хәтерләтеп тора. Т.Галиуллин |