ЕРЫМ и. 1) Яңгыр һәм кар сулары белән юылып, ашалып ясала торган киң һәм тирән озын чокыр; сыза, балка. Авылның ике очы да тирән ерымнар белән чикләнә. А.Расих 2) Бернинди дә үсемлекләр үсми торган текә ярлы чокыр; коры елга. Шәһәрләр төзегәндә, юллар салганда һәм башка эшләр вакытында, тигезлекләрнең рельефы сизелерлек үзгәрә: ерымнар күмелә, кайчагында өемнәр ясала. Физик география 3) Махсус ерып, казып ясалган зур, озын, сулы яки сусыз канау. Иң әйбәт урыннарның берсе ул каршы яктагы Комач белән Димне тоташтырган ерым иде. Ә.Еники. Автомобиль чыра кебек яна башлады, ә шофёрны шартлау дулкыны юл кырыендагы ерымга алып ыргытты. Б.Камал |