ЕРЫЛУ ф. 1) кайт., төш. юн. к. еру. Күреп торасың бит: былтыр буа ерылганнан соң, Әверлән инеше, төбен ашап, аска төште, ярлары җимерелде, болыннар корыды, такырга әйләнде. Г.Бәширов 2) Киң итеп елмаю. Баязитның авызы колагынача ерылган, йөзе көлә, күзендә ут уйный иде. Г.Ибраһимов Ерылып китү Кинәт ерылу. Малайларга кызык: әле бер минут кына элгәре, йөрәге уч төбендә булып, тын алырга да куркып яткан җирдән торганда, авызлар ерылып китә. Р.Мөхәммәдиев Ерылып төшү Буйдан буйга ерылу. Борыннан ике ягыннан тирән генә сызык ерылып төшкән. Г.Бәширов |