ЕРЫК и. 1. 1) Киемдә җөй тоташмыйча калган урын яки махсус калдырылган тар гына ачыклык. Шулай уйласа да, күзе чалмабаш чәчәге өзәргә иелгән Наиләнең түшенә, күлмәк ерыгына төште. А.Гыйләҗев. [Заһидулла] Аяк астында беләктән дә юан кап-кара елан күреп коты очты, чалбар ерыгын сәдәпләп тә тормыйча, өенә ыргылды. Р.Сибат. Ул киемнәрне кигәндә-салганда, кармак һәм сәдәф төсле каптырмалар черт-черт итте, керешле тарттырмалар чирттергән тавыш чыгарды, кара-каршы китереп терәгән вак пычкы теше төсле елтыравыклы нәрсәләр тезелдәп эләкте һәм олы ерык ясап аерылды. Ф.Садриев 2) Эчкә таба батып яки ярылып торган тар гына уем. Өч-дүрт атналык яралгы инде балыкка охшый, аңарда саңак ерыклары күренә. А.Тимергалин 2. с. мәгъ. 1) Ертылган, ерылган, ертык. Кайтканда, юл буе бер авыз сүз сөйләшмәделәр. Тик Василий Степанычның ерык ирене генә селкенеп торды. Г.Әпсәләмов 2) Ерыгы булган, ерыклы ◊ Ерык авыз(лы) гади с. 1) Тиктомалга, бер сәбәпсезгә көләргә яраткан. Батырга дигән тәкә белән мәш килгән арада абайламый да калганмын: кечерәк кенә буйлы, чандыр, кош күкәе төсле чуар сипкелле, ерык авызлы ---, кыскасы, кыю бер малай тора янымда. Ф.Хөсни; 2) Кирәгеннән артыгын, урынлы-урынсыз теләсә нәрсә сөйләргә ярата торган кеше. Һи, тел бистәсе, һи, ерык авыз! Телеңә салынып утырган буласың. Г.Бәширов |