ЕРУНДА и. рус сөйл. 1) Юк-бар, буш сүз, сафсата. «Сафсата!» дип кемдер көләр, бәлкем, Башка акыл сатар. Әйтер: алай булмый ла ул, диеп, Ялган бу, ерунда!.. Ш.Җиһангирова 2) Вак-төяк әйбер, берни түгел. Акча – ерунда ул алар өчен. З.Хөснияр. Ә чәчләргә чаллар төшкән икән, Ансы гына аның – ерунда! Р.Миңнуллин 3) Бик җиңел, ансат эш, гамәл. – Ерунда! – диде Равил, сер бирәсе килмичә. – Тоймадым да мин алар тукмаганны. В.Нуруллин |