ЕРУ ф. 1) Көчле су ташкыны белән юлында очраган әйберләрне юып, җимереп, нәрсәгә дә булса үтеп керү. Дим, җәй көннәрендә кояшның нурлары астында көлә-көлә, яшел үләннәр, төрле чәчәкләр белән томаланган болыннарны ерып, кичләрен ай яктысында җем-җем итеп ялтырап ага да ага. С.Җәләл 2) Сулыкны тотып торган ныгытманы җимерү, суга юл ачу. Алла сакласын, ул [Миркәй] авылга ут салыр, тегермәнне ерыр. Н.Исәнбәт 3) Нәрсә дә булса эшләү, үткәрү өчен, җирне озынлыкка таба казып чокыр ясау. Бакчага күлдән су ерып кертәм. И.Гази 4) Кар, пычрак, су эченнән бару; карлы яки пычрак юлдан кыенлык белән үтү. Хәнифә Вәлиулловна, билдән кар ерып, Равил янына килде. В.Нуруллин. Тездән лай ера-ера, су чупырдатып, арба янына Мөнир килеп басты. А.Гыйләҗев. Бу юлы да шулай: кар ерып, алдан Дүшән китте. Ч.Айтматов 5) Үсеп утырган нәрсәләрне, юлда очраган кешеләрне, агымны һ.б.ш. ике якка этәреп юл яру, икегә аеру. [Пароход] --- берничә тапкыр өзеп-өзеп кычкыртты да, каты су агымын ерып, авыр-салмак кына кузгалып китте. Ә.Еники. Ни туктарга, ни әйләнеп карарга, ни еларга белмичә, куе арышны ерып чапты да чапты. Ә.Гаффар. Җиһангир, кәрҗинен кулына тоткан көе, камышлы күлне ерып, сай суда йөзгән балыкларны күзәтеп бара. Н.Хәсәнов 6) Киң итеп ачу. [Мортыйның] Күлмәк якасы күкрәгенә кадәр ерылган. Г.Әпсәләмов 7) Ике якка аеру, аерып кую. Томми аякларын ерып утырды. А.Расих 8) күч. Нинди дә булса очлы әйбер белән эз калдыру. Биш минуттан соң инде мин үзем ясаган «Мәрфуга апа»ның кызыл вә зәңгәр күзләрен чукып алдым, авызын шырпы белән колакларына кадәр ердым. Ф.Әмирхан 9) күч. Нинди дә булса каршылыкларны үтү, үтеп чыгу. Мин зарыгып алга... алга карыйм: Җир тетрәткән дошман тупларын, Дошман миналары өермәсен Ерып, алга бара дусларым. Ф.Кәрим ◊ Ерып йөргесез Нәрсәнең дә булса чиктән тыш күп булуын, арасыннан авырлык белән генә үтәргә мөмкин булуны белдерә. Анысында кеше без ит саткан базардагыдан да күбрәк: ерып йөргесез иде. В.Нуруллин. Сабан ашлык күкрәп үсте, болыннарда печән ерып йөргесез булды. Г.Ахунов. Ерып үтәсең юк к. ерып чыккысыз. Җыелды халык, җыелды халык... Безнең балалар бакчасы турысыннан ерып үтәсең юк. Э.Касыймов. Ерып чыккылы Ахырына кадәр эшләнә торган, башкарыла торган. Мондый эшкә хатын-кыз кушылса, ерып чыккылы булмый икән. Ф.Сафин. Ерып чыккысыз Нәрсәнең дә булса бик күп булуын, башкарып булмаслыгын, «аны ерып булмый, ерып чыгарга көч җитми» дигән мәгънәне белдерә. Олпат морзаны еллар авырлыгы түгел, уйларының ерып чыккысыз тирәнлеге сыкты. Ф.Латыйфи. Пароход туктыйсы пристань Усиядә, Казанка елгасының Иделгә кушылган урынында. Әхмәтсафалар килеп җиткәндә, анда ерып чыккысыз халык иде. Ф.Сафин Ера бару Торган саен ныграк еру Ера башлау Ерырга тотыну. Тилемсә кешедәй, тик торганда, авызын ера башлый. Н.Хәсәнов Ера бирү Һаман да еру, еруын дәвам итү Ера төшү Беркадәр, тагы да бераз еру Ерып бетерү Күп ерымнар еру, күп ерымнар ясау. --- чирәмле капка төпләрен дә машиналар таптап, газовиклар ерып бетерде. Г.Мирһади Ерып җибәрү Нәрсәне дә булса читкә таба юнәлдерү, ерып, юл салу. Яз җиткәч, бер урыннан суны ерып җибәрәләр дә, аннары тагын эшкә кушалар иде. Г.Кашшаф-Үзиле Ерып керү 1) Икегә аерып, ертып, эчкә үтү 2) күч. Нинди дә булса дәрәҗәгә, үсешкә ирешү, күтәрелү; шул дәрәҗәдәге кешеләр арасына үтү. Укуы уртача булса да, кайбер чирекләрдә Зиннәт, кысыла-кысыла, алдынгылар рәтенә дә кереп баскалады. Ләкин соңгы ике елда бу рәтне ерып керә алмады. Р.Кәрами Ерып кую Ерган хәлгә китерү. Шуннан соң читтәрәк басып торган Касыйм бабай юка иреннәрен ерып куя. Т.Нәҗмиев Ерып салу күч. Каршылыкларны җиңү, көч куеп, көрәшеп, өстен чыгу. – Аның принцибы: һәр кеше үз теләген үзе тормышка ашырырга, тормышта юлны күкрәге белән ерып салырга тиеш, – диде Эдик, пышылдап. М.Юныс Ерып ташлау Көтмәгәндә көч һәм тизлек белән киртәләрне еру. – Беләм, беләм, – диде әтием, – таш буаларны да ерып ташлый торган нәрсә бу. Н.Дәүли Ерып чыгу 1) Бер башыннан икенче башына кадәр еру 2) күч. Нинди дә булса эш-хәрәкәтне ахырына кадәр үтәү, тәмамлау. Аннары бу гаять җаваплы «теманы» ерып чыга алмам, буталып бетәрмен дип курыктым да, әллә бөтенләй язып тормаска микән дигән фикергә дә килгәндәй булдым. Ә.Еники. Аннары, читтән торып, сәүдә институтын «ерып» чыга. Ә.Сафиуллин. Бу матавыклы эшне ерып чыгуда аңа тәҗрибәле редактор Рәсим Әмирхановның зур гына ярдәме тия. Мәдәни җомга 3) күч. Кыенлыкларны, катлаулы мәсьәләләрне нинди дә булса юл табып хәл итү, җиңү. Евгений шактый уңайсыз хәлдә калырга тиеш булса да, осталыгы белән яхшы ерып чыкты. Ф.Әмирхан. Ил белән килгәнгә түзәрбез, авырлыкларны ерып чыгарбыз. Ф.Сафин 4) күч. Нәрсәне дә булса ахырынача аңлап, төшенеп үзләштерү; өйрәнеп белү. Атасы дөрес хәтерләп калган: авыл мәдрәсәсендә ул, зирәк шәкерт булганлыктан, төрки язуны, Коръәнне бик тиз укып китте, дин белеме, шәригать кануннары, мөселман әхлагы, хокук кебек белемнәр бәян ителгән «Төхфәтел мөлек», «Мохтасарел викая», «Фикыһ кайдани» дәреслекләрен дә ерып чыкты. Т.Әйди. Гарәп теле белгечләрен исәпләмәгәндә, минем кордашлардан кем генә бу борынгы язуларны ерып чыга алыр иде икән? Р.Мостафин |