ЕРТЫЛУ ф. 1) төш., кайт. юн. к. ерту (1, 3, 4, 5 мәгъ.). Якимов артыннан сүзсез генә ияргән Мулицынның җилфердәгән буш чалбар балагы тез астыннан кадакка эләгеп ертылган иде. Н.Хәсәнов. Әлегә, Аллага шөкер, Гыймранның бары тик колак пәрдәләре генә ертылган иде. М.Юныс 2) Ачылу, таралу. Күзләрдәге караңгылык пәрдәсе, томан беркайчан да ертылмас шикелле. К.Латыйп 3) күч. гади с. Бөтен көчкә кычкыру, акыру. – Гранаталарны әзерләргә! – Командирның җан ачысы белән ертылып кычкырган авазы, яңгыр пәрдәсен үтеп, солдатларга ишетелде. Г.Әпсәләмов 4) күч. Каты ачулану, шашып ярсу, нишләргә белмичә усаллану. Гарьлегеннән ертылыр дәрәҗәгә җитте 5) күч. Кирәк-ярак, җитмәгәнне булдыру өчен, бөтен көчне куеп эшләү. Сез минем күпме ертылганымны беләсез... ничә еллар буе... Ф.Садриев. Заманы шундый иде. Ничарадан бичара ертылдык. Б.Камалов 6) күч. Кемгә дә булса ярарга тырышу. – Кем өчен ертыласың, кемнәрнең табанын ялыйсың? – дип кычкырды ул, бөтен ферманы яңгыратып. Ф.Садриев Ертыла бару Торган саен ныграк ертылу Ертыла башлау Бераз ертылу. Ертыла башлаган күлмәк тагын каядыр эләкте. Ф.Яруллин Ертыла бирү Һаман да ертылу, ертылуын дәвам итү Ертыла төшү Бераз, җиңелчә генә ертылу. Бик ул хәтле зур тишекләре юк бугай. Тик берсенең балтыры ертыла төшкән, икенчесенең олтаны кубып киткән. Ш.Камал Ертыла язу 1) Чак ертылмый калу 2) Бик нык шашыну, нишләргә белмәү. Кызның аты-чабы чыкты. Ата, боларны ишеткәч, хурлыгыннан ертыла язды. Г.Ибраһимов Ертылып бетү Тулысы белән, бөтенләй ертылган булу. Аның күлмәкләре ертылып беткән. М.Гафури. Стеналарга ябыштырылган сары төстәге обойлар ертылып беткән. А.Вергазов Ертылып калу Ертылган хәлгә килү. Гитлерның үзе түгел, «күләгәсе»нең чалбары гына ертылып калган. Ш.Маннур. --- күк йөзендә, бик биектә, ертылып калган берничә ак болыт кисәге дә, туктап, аларны күзәтә иде. М.Мәһдиев Ертылып китү Кинәт, искәрмәстән ертылу. Комган эчендәге чүпрәк ертылып китте дә, җиргә, ялтыр-йолтыр килеп, бер-бер артлы тәңкә акчалар коела башлады. Г.Мөхәммәтшин Ертылып тору 1) Һаман, бертуктаусыз ертылу 2) Әле, хәзер ертылу Ертылып чыгу Бөтенләйгә ертылу. Ихтыяр бары шунда гына бөтен киеменең тузанга батканын, чалбарының тез турыннан ертылып чыкканын күрде. Р.Вәлиев |