ЕРТЫК-ТИШЕК с. сөйл. 1. 1) Ертылган, тузып тишелгән; ертылып, тишелеп беткән 2) Җитмәгән, мохтаҗ булган. Алманың акчасы кесәгә дә йокмады; ертык-тишек урын күп булган, акчаны күрми дә калдылар. И.Гази 2. и. мәгъ. 1) Ертылган яки тузып тишелгән урын. [Гәрәфи абзый] Барлык ертык-тишекләрен яматты, өзелгән төймәләрен тактырды. Г.Әпсәләмов 2) Ихтыяҗ, мохтаҗлык; кирәк-ярак. [Хәйретдин] Тормышның авырлыгыннан, көн-төн эшләп тә, кечкенә генә тормышның ертык-тишекләрен дә ямап булмаудан зарлана. М.Гали |