ЕРТЫК с. 1. 1) Берничә кисәккә бүленгән, аерылган. Күрәм: ертык болыт кисәкләре, Куркынышып, читкә китәләр. М.Гафури. Ертык кәгазь битләрен өстәл өстенә тезеп, сүзне – сүзгә, хәрефне хәрефкә җыеп укуын дәвам итте егет. Ф.Яхин. Һәм менә астан, дошман өередәй булып, ертык-ертык яман болытлар очып чыкты. Ә.Мушинский 2) Ертылган; озак кулланудан яисә очраклы рәвештә берәр нәрсәгә эләгеп аерылган, тишелгән. Фазыйлга карап: – Менә бу ертык киемле бала кем ул? – дип сорады. Г.Ибраһимов. Костин картның ертык җиңеннән күренеп торган мускулсыз беләгенә, арык җилкәсенә карап торды. Г.Гобәй 3) Нык тузган, тузып тишелгән, сүсәргән, сәләмә. Айлар буе, еллар буе, ертык кием өстендә. Н.Исәнбәт. Ләкин көчле чагы үтте дә китте, ә иңбашыннан һаман ертык туны төшкәне юк. И.Гази. – Әйе, – ди өченчесе, өшегән борынын бияләй белән капларга тырышып, – төлке тун кисәң, бу салкын сәлам биреп кенә үтәр иде дә, ертык бушлатның куенына ук керә шул. Р.Кәрами 4) күч. Бәйләнеше булмаган, өзек-өзек. Дөресрәге, уйлар да түгел, өзек тә ертык уй кисәкләре генә чуала иде башта. Р.Төхфәтуллин 2. и. мәгъ. 1) Бербөтен әйбернең кисәге, аерым кисәкләр. Сулышыннан обой ертыгы дерелдәп куя. Н.Хәсәнов. Кай ара, нәрсәдәндер куркып качкан сыман, тузгак болыт ертыклары арасыннан, өшеп калтырангандай, тонык йолдызлар йөзеп уза. Ш.Шәйдуллин 2) Ертылган, тишелгән урын. Тез башларым чалбар ертыгыннан кызыл чөгендер башлары кебек күренеп тора. Н.Дәүли. [Әбинең] Күңелләре күтәрелә, Бер ертыкны ямаса. Ф.Яруллин. Аның тез башлары умырылып чыккан, чалбар ертыгыннан канлы җәрәхәтләре күренә, үзе еш-еш сулый. Ф.Латыйфи 3) күч. Җитешсез як, кимчелек. Җырның ертыгы юк. Мәкаль. Еш кына шулай була ич: эш эленке-салынкы гына бара, анда сүтек күренә, монда ертык күзгә ташлана. Б.Камалов ◊ Ертык авыз Сертотмас. «Их, Мингазый абый, – дидем мин эчтән генә, – ертык авыз икәнсең, ирләрчә сөйләшү шулай буламыни?» М.Кәрим. Ертык битләр Билгесез булып калган, сер итеп сакланган чын тарихи вакыйгалар. Кайчан безнең тарих алга басар Ак тапларсыз, ертык битләрсез? Б.Рәфыйков. Ертыктан сүтек эзләү Үтә чокчынып, юк гаепне күпертергә тырышу; буш эш белән шөгыльләнү. Әлбәттә, бу – ертыктан сүтек эзләү булып кабул ителмәстер. Р.Әхмәтҗанов |