ЕРТУ ф. 1) Кәгазь, тукыма һ.б. нечкә тоташ әйберне кисәккә аеру, кисәкләргә бүлгәләү. Иртәгә театрга дип алынып кайткан театр билетларын күреп, алардан үчен алган кебек, ваклап-ваклап ертып ыргытты. Г.Исхакый. Безнекеләр дүрт кырлы каты әйбернең пергаментын ерттылар: алар кулында, чыннан да, икмәк иде. Ә.Еники. Су басымы колак пәрдәсен ерту белән генә чикләнми, буыннарны катыра, бәвел куыгын эштән чыгара. М.Юныс 2) Җир сөрү. [Истән чыкмый] Абый белән бергәләшеп кара җирне Сука белән ертып-ертып йөргәннәрем. Г.Тукай. Игенче орлык чәчәр, Җир ертып, ризык юлын ачар. Н.Исәнбәт 3) Нинди дә булса үткен, очлы әйбер белән ерып, тырнап эз калдыру 4) күч. Ислемай, төтен, агулый торган газ, хлор һ.б.ш. нәрсәләрнең исе яки үтә көчле тавышның сизү органнарына (күзгә, колакка) көчле тәэсир итүе. Әмма кемдер аны бик кирәксенә, ахры, ямьсез зыңгылдау, колакны ертып, озак-озак кабатлана. М.Маликова. Ул көй чыгара белми, әллә нинди ямьсез, колак пәрдәләрен ерта торган тавыш чыгара. А.Емельянов 5) күч. Тию, кагылу, тынычсызлау. Манараның үткен очы ерта Кемнәрнеңдер мин-минлекләрен. Х.Әюп 6) күч. Яру, аеру. Төн пәрдәсен ертып, Гөлйөземнең ачыргаланып кычкырганы ишетелде. Ф.Латыйфи. Пароход кына, шул төпсез-чиксез караңгылыкны ертып, алга барырга маташа. Г.Исхакый. Хәким Нәбиевич кире борылды, әмма шул мәлдә, кичке эңгерне ертып, күпер яклап, үзбушаткыч килеп чыкты. М.Хәбибуллин Ертып алу Тиз генә ерту; зур өлештән кечерәк өлеш аерып алу. Өстәлдән лезвие алып, каты тукыманы телеп җибәрде, аннан озын тасма ертып алды да Мортазаның беләген кысып урады. М.Маликова Ертып ату Кискен хәрәкәтләр белән тиз-тиз ерту; ертып юкка чыгару, юк итү. Хатны ул кабат укырга теләмәде, ертып атты һәм гомерендә беренче тапкыр үксеп-үксеп елады. Д.Каюмова. Башта бер академик теориясен ятлаталар, аннары, ул үлгәч, аның китапларын ертып аталар. З.Садыйков Ертып бетерү Бөтен җирен, күп итеп ерту, бик нык ерткалау. Әллә нинди чәнечкеләр аягымны ертып бетерде. И.Салахов. Без аларны [журналларны], балалар ертып бетермәсеннәр дип, утын сараена яшердек. Р.Мостафин. Өйдә булган рәсемнәрен, хатларын ертып бетерде. Т.Галиуллин Ертып җибәрү Кинәт ерту, көтмәгәндә ерту. Карт итәк очын әз генә кискәч, ике ягын ике кулы белән тотты да күлмәкне шытырдатып ертып җибәрде. Ф.Садриев Ертып керү 1) Эчкә үтеп, тирәнгә таба ерту 2) Бик нык ерту. Әлеге тавыш аның колагын ертып керде. Р.Сибат Ертып кую Ертылган хәлгә китереп калдыру Ертып ташлау к. ертып ату. Ул, погоннарын ертып ташлап, крестьян киемнәренә киенеп, фронттан кача. Н.Юзиев. Башта бөтен фотоларны ертып ташлады. Н.Измайлова. Ясадым мин дәфтәремә Бүренең би-ик явызын: --- Курыктым да, бүрене мин тизрәк ертып ташладым. Р.Миңнуллин Ертып тору 1) Бертуктаусыз ерту 2) күч. Күккә ашкан булу; текә басып тору. Нык калын сыйраклар өстендә торган тыгыз тән, туры муен һәм текә маңгай, --- бер пар чалгы сыман һава ертып торган туры озын мөгезләрме – болар бары тик аңарда, Микәйдә генә. Р.Мөхәммәдиев Ертып узу 1) к. ертып үтү. Яра зур түгел, пуля сөяккә тимәгән, ә итне генә ертып узган. А.Шамов 2) күч. Тиз арада көчле тәэсир итеп ерту. Тупас Гайфулланың бакыруы икенче тапкыр бәгырьне ертып узды. Ф.Яхин Ертып үтү Үтәли ерту; тирән эз салып, икегә аерып ерту. Ак болытлар, җирне каплап тормагыз, --- Мин барыбер сезне ертып үтәрмен. М.Җәлил Ертып чыгу 1) Һәрберсен бер-бер артлы ерту 2) Үтәли ерту. Бу – ачлыктан йоннары коелган, кабырга, янбаш сөякләре тиреләрен ертып чыккан бер усал эт иде. Г.Ибраһимов. --- җаным, тәнемә сыймыйча, тиремне ертып чыгардай булып чәбәләнә. М.Кәбиров. Тау өстенә ябылган калын юрган төсле йомшак булып күренгән яшел урманны ертып чыккан ялангач кызыл ташлар – кыялар очрыйлар. М.Әмир |