ЕРТЛАЧ II с. 1. Чиктән тыш усал, әшәке, явыз. Бүтән малайларны үз кубызына биетеп күнеккән Зөфәр үзеннән дә ертлач кыздан шүрләде булса кирәк. Ф.Шакирова. Терентьев, кызының хәленә кереп: «Ул Әюпов нишләп сиңа бәйләнә, тыштан гына шулай әдәпле күренә, үзе ертлач бер донжуан икән», – дип әйтмәкче иде дә, кызының чәнчеп каравын тойгач, сабыр итәргә булды. Ә.Мушинский 2. и. мәгъ. Әшәке, комсыз, оятсыз кеше. Авылда бер ертлач, сугыш башлангач, авыл советы председателе булып алган. Х.Камалов. Бу нинди ертлач, нинди садист? Н.Хәсәнов // Ояла, уңайсызлана белми торган әрсез кеше. Шунда ук басынкылары, сөйләшмичә, каударланмыйча йөрүчеләре дә, ярыйсы гына ертлачлары, керпе кебекләре дә бар. З.Фәйзуллин |