ЕРТКЫЧЛЫК и. 1) Ерткыч булу; әшәкелек, усаллык, явызлык. Дошманның шушы оятсызлыгы һәм ерткычлыгы безнең егетләрне иң караңгы, иң газаплы уйларга төшерде. Ә.Еники. Нигә ул яңа туган мәче балаларын суга салып үтердегез, бу бит – вәхшилек, ерткычлык?! Р.Вәлиев. [Фирәзә] Сине кеше арасында кеше итеп яшәтә, синең эчеңә яшеренгән ерткычлык, гайре табигый тойгыларыңны тышка чыгартмау серен белә иде. Г.Үзиле

2) Хуҗалыкны ерткычларча (2 мәгъ.) алып бару, нәрсәдән дә булса ерткычларча файдалану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә