ЕРТКЫЧЛА’РЧА рәв. 1) Ерткычлар кебек, бик явызланып, аяусыз рәвештә. Узган ел алар йөргән якларда да егермебишмеңче колхоз председателен кулаклар ерткычларча кыйнап үтергәннәр иде. С.Шәкүров. Ә анда, аста, ярым исерек кешеләрнең ерткычларча кычкырышуы ишетелә иде. С.Горский 2) күч. Юкка чыгаруга, кырып бетерүгә алып килә торган, киләчәкне кайгыртмыйча, бүген, тиз арада булачак файдага гына исәп тотып. Ә үзебез яшәгән табигатькә мөнәсәбәт, аны ерткычларча туздыру, күрәләтә агулауны, суларга һава булмаган шәһәрләрдә, халыкны алдап-йолдап, тагын, тагын, тагын яңа химия гигантлары торгызуны ничек бәяләргә? Г.Үзиле |