ЕРТКЫЧЛАНУ ф. Ерткычка (2 мәгъ.) әйләнү; артык явызлану, аяусызлык күрсәтү. Г.Ибраһимов «Адәмнәр» дигән әсәрендә 1921 елгы ачлык вакытында кешеләрнең соң чиккә җитеп ерткычлану күренешләрен тасвирлый. Ф.Галимуллин Ерткычлана бару к. ерткычланып бару. Мин каршылык күрсәткән саен, ерткычлана гына бардың. З.Дәүләтов Ерткычлана башлау Ерткычланырга тотыну Ерткычлана бирү Ерткычлануын дәвам итү Ерткычлана төшү Тагын да ерткычлану Ерткычланып алу Кинәт, азга гына ерткычлану. Ике сәгатьтән соң Гыйлфан аңа илле грамм чамасы ипи бирде. Солдат моны чәйнәмичә йотты, шулвакыт күзләре ерткычланып алды. М.Мәһдиев Ерткычланып бару Көннән-көн ерткычлыгы арту Ерткычланып бетү Тәмам, соңгы чиккә җитеп ерткычлану Ерткычланып йөрү Бик күп ерткычлыклар күрсәтү. Ермакның Иртыш буенда ерткычланып йөрүе турында хәбәрләр Күчем ханга да килеп җитте. Ф.Бәйрәмова Ерткычланып китү Кинәт ерткычлану. Ул, ерткычланып китеп, Мәдинәне янә таптап ташламакчы булды. С.Поварисов Ерткычланып тору Еш, әледән-әле ерткычлану |