ЕРТКЫЧ и. 1. 1) Башка тереклек ияләрен аулап туклана торган җәнлек яки кош. Галим-голәма күпме генә мактаса да, табигатьнең тигезлеген тотар өчен бүре кирәк дип, күпме генә сөйләсәләр дә, бүре – ерткыч. Комсыз ерткыч. М.Мәһдиев. Соңрак диңгезләрдә төрле балыклар, шул исәптән бик зур ерткыч – башка диңгез хайваннарының котын алып торган динихтис барлыкка килгән. Табигать белеме

2) күч. Чиктән тыш явыз, рәхимсез, аяусыз, кансыз кеше. Зинданнарда ята-ята кыргый ерткычка әйләнгән бу бәндәләр. Г.Үзиле. Ә син бүген, дөнья алга киткән заманда – ерткыч! М.Хуҗин. – Туктагыз, ерткычлар! Туктагыз! Җибәрегез аны, җибәрегез! Алтынай! – дип кычкыра иде Дүшән, йөгереп килә-килә. Ч.Айтматов

3) Сугышта явыз дошман, фашист. Җаныбыз әрни, йөрәкләребез ярсый, боларның барысы өчен дә фашистлардан – котырган ерткычлардан – үч алырга, изге, мөкатдәс үчкә ашкынабыз. Казан утлары

2. с. мәгъ. Башка хайваннарны аулап туклана торган. Аны ерткыч кош --- яки ерткыч җәнлек үткер тырнагына алгандыр. Г.Хәсәнов. Ара-тирә яр тирәсендә ауга чыккан ерткыч чуртаннар гына шопыр-шопыр килеп ала. Я.Зәнкиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә